14.11.2016

"Яшь программист" республика конкурсы


"Байтик" лагеренда мәктәп укучылары һәм студентларның XX "Яшь программист" республика конкурсы үткәрелде. сайтым белән мин "Web- сайтлар һәм SaaS технологияләр" номинациясендә катнаштым. "Интернет челтәрендә татар сегментын үстергән өчен"
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләндем.

23.09.2016

Без- варислар сафында!

Илфар Фаррахов исемендәге варислар оешмасында тантаналы сбор үткәрелде.Ул укучыларны варислар сафларына кабул итүгә багышланды. Без- булачак варислар, сборга алдан әзерләндек. Татарстан варислары берлегенең тарихын, законнарын, биеклекләрен өйрәндек. ТВБ законнарын үтәргә вәгъдә бирдек. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фаррахова Р.Г., класс җитәкчебез Шакирянова З.Ә.,педагог-оештыручы Хәкимова Г.Ш. варис булуыбыз белән котлап, уңышлар теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.





18.06.2016

Туган як музеена экскурсия





Лагерьдагы иң истәлекле көннәрнең берсе районыбыздагы туган як музеена экскурсиягә бару булды. Музей директоры Синара апа Яббарова безне ачык йөз белән каршы алды. Музей бүлмәләре һәм андагы экспонатлар белән танышу безнең күңелләрдә  җирлегебез тарихы белән кызыксыну уятты. Музеебызның шундый бай, матур булуы сокландырды. Экскурсия оештырганнары өчен вожатый апаларыбызга, директорыбыз Илдар абый Мубараковка зур рәхмәт.

02.06.2016

Исәнме, лагерь!!!


Мәктәптә укулар төгәлләнүгә, без мәктәп яны лагерена ял итәргә җыелдык. Лагерь тормышы бик күңелле. Безне әле алда  кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар көтә. 

07.05.2016

Җиңүгә - 71!

Быел илебез халкы Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтте. Шул уңайдан авылыбызда митинг үткәрелде. Мәктәп укучылары бәйрәмгә багышлап монтаж куйды.Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булганнар истәлегенә обелискка венок куйдылар.Бәйрәмгә килгән  ветераннар безгә тырышып укырга, тынычлыкның кадерен белергә кушты.

10.04.2016

"Чиста Мөслим" акциясе

"Чиста Мөслим" акциясенә кушылып, без дә мәктәп территориясен җыештырырга чыктык. Мәктәп укучылары барысы да тырышып эшләде.