Моны белү кызыклы!


  •  Җирдә яшәүче иң эре гәүдәле һәм иң авыр хайван - Африка филе. Гадәти филнең биеклеге 3 м, авырлыгы 6 тонна чамасы була.
  •    Көрән аю зурлык буенча фил белән ярыша алмаса да, аюлар арасында иң зуры санала. Мәсәлән, Аляска янындагы утрауларда яшәүче бу ерткычларның уртача биеклеге 1 м 30 см, борын очыннан койрык очына кадәр озынлыгы 2 м 40 см, авырлыгы 500 кг.
  •    Суда яшәүче диңгез филе үзенең коры җирдәге адашыннан бераз гына калыша. Уртача зурлыктагы бу хайван 5 м озынлыкта һәм 2300 кг авырлыкта була. Төньякта яшәүче диңгез филе 1200 м тирәнлеккә чумып, су астында 50 шәр минут тора ала.
  •    Мәчеләр семьялыгыннан иң зурысы - юлбарыс. Аның авырлыгы 300 килога, озынлыгы 3 метрга, биеклеге 1 метрга җитә.
  •    Гепард - иң тиз йөгерүче хайван. Ул Көньяк Африкада, Иранда, Төркмәнстанда очрый. Гепард ерак араларга йөгерә алмый, әмма ярты чакрымга хәтле араны сәгатенә 100 километрдан артык тизлек белән чабып үтә ала.                                                                                                                          Чыганак  "Серле сандык" календаре.
Ат турында кызыклы фактлар:
Әгәр тарихка күз салсак, кешенең ат белән дуслыгы безнең эрага кадәр 5000 ел элек башланган. Бу турыда тау куышларында ясап калдырылган борынга рәсемнәр сөйли.
Җир шарында бу хайванның иң кыска сүз белән атап йөртүчеләре – төрки халык, татарлар. Без аны “ат” дибез. Иң озыны Көньяк индеецлары телендә — “Оквилауп акламарукоаллунакланата”.
Ат төшне төсле итеп күрә.
Ат 60 км/сәг тизлек белән чаба һәм 2,5 метр биеклеккә сикерә ала.
Ат күз, борын, ияк, колак тирәсендә урнашкан озын төкләре (антенналары) ярдәмендә сизә.
Ат якыннан яхшы күрә: хәтта кешенең ым, ишарәсен тоя ала. Әмма ерактан начар күрә. Ат алда, артта, уңда, сулда, аста, өстә нәрсә барын тигез дәрәҗәдә яхшы күрә. Кояш яктысы күзен чакмый.
Атның иң куркыныч җан иясе – умарта корты. Әгәр берьюлы дистәләп умарта корты һөҗүм  итсә, ул үләргә мөмкин.
Ат басып йоклый.


Комментариев нет:

Отправить комментарий