Быел җәй әни белән "Сәламәт иртә" марафонында катнаштым. Марафонның максаты сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, спорт белән шөгыльләнүгә күнекмә булдыру һәм һәр көнне иртән торып йөгерү, фотога төшеп, социаль челтәргә урнаштыру иде. Без 21 көн дәвамында көн саен иртәнге саф һавада кошлар, бөҗәкләр тавышын тыңлап, йөгереп, сәламәтлегебезне ныгыттык. Марафон тәмамлангач, аны оештыручы "Татнетны үстерү" үзәге җитәкчесе Раил абый Гатауллин безне Казанга җыйды.Анда без ресторанда булдык, шәһәр буйлап, лимузинда сәяхәт иттек. Бик күңелле булды. Ә икенче көнне иртән М.Горький исемендәге ял паркында йөгердек. Казанга бу сәяхәтем бик истәлекле булды.
Барысын белергә телим!
Белем − бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы
31.08.2017
28.08.2017
13.08.2017
"Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәге
Районыбызда быел "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәге, ремонттан соң, үз ишекләрен ачты. Монда бик күп түгәрәкләр эшләячәк.Робототехника,фото һәм видео студия, авомоделирование, инженер лабораториясе һ.б. кызыклы түгәрәкләр. Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә исә без республика кунакларын биредә каршыладык.
12.08.2017
01.07.2017
14.06.2017
Подписаться на:
Сообщения (Atom)