21.03.2016

"Мин Тукайны яратам" иҗат бәйге-фестивале

"Мизгел" яшьләр үзәгендә "Кадрлар резервы" республика проекты кысаларында Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Мин Тукайны яратам" иҗат бәйге-фестивале үткәрелде. Фестивальдә интернет челтәренә #МинТукайныЯратам# хештегы аша куелган чыгышлардан  шигырь, җыр, рәсем номинацияләре буенча сайлап алынган укучылар катнашты. Бу чарада безнең мәктәп укучылары да бик актив булдылар. Егетләр триосы( Әхмәтгалиев Р., Шакирянов Р., Шамс А.), Бәдретдинова А., Холбутаева Н., Шамс А., Хәкимов Д. уңышлы чыгыш ясадылар. Бәдретдинова Алисә җыр номинациясендә 2 нче урын яулады. Афәрин!

10.03.2016

Язучылар белән очрашу


10 март көнне мәктәбебездә Чаллы язучылары якташыбыз Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты, "Көмеш кыңгырау" газетасының баш мөхәррире Факил Сафин, М.Кашгарый бүләге иясе, "Казан утлары" журналының әдәби бүлек мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрә Әлфия Ситдиковалар белән очрашу булды. Кичә укучыларның шигырь-җырлары  белән үрелеп барды. Әдипләр укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр,  мәктәпкә үзләренең китапларын бүләк иттеләр. " Көмеш кыңгырау" газетасының актив хәбәрчесе Холбутаева Наиләгә диплом тапшырылды.Язучылар белән аралашу күңелдә җылы тәэсирләр калдырды.