Быел илебез халкы Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтте. Шул уңайдан авылыбызда митинг үткәрелде. Мәктәп укучылары бәйрәмгә багышлап монтаж куйды.Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булганнар истәлегенә обелискка венок куйдылар.Бәйрәмгә килгән ветераннар безгә тырышып укырга, тынычлыкның кадерен белергә кушты.
07.05.2016
10.04.2016
21.03.2016
"Мин Тукайны яратам" иҗат бәйге-фестивале
"Мизгел" яшьләр үзәгендә "Кадрлар резервы" республика проекты кысаларында Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Мин Тукайны яратам" иҗат бәйге-фестивале үткәрелде. Фестивальдә интернет челтәренә #МинТукайныЯратам# хештегы аша куелган чыгышлардан шигырь, җыр, рәсем номинацияләре буенча сайлап алынган укучылар катнашты. Бу чарада безнең мәктәп укучылары да бик актив булдылар. Егетләр триосы( Әхмәтгалиев Р., Шакирянов Р., Шамс А.), Бәдретдинова А., Холбутаева Н., Шамс А., Хәкимов Д. уңышлы чыгыш ясадылар. Бәдретдинова Алисә җыр номинациясендә 2 нче урын яулады. Афәрин!
10.03.2016
Язучылар белән очрашу
10 март көнне мәктәбебездә Чаллы язучылары якташыбыз Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты, "Көмеш кыңгырау" газетасының баш мөхәррире Факил Сафин, М.Кашгарый бүләге иясе, "Казан утлары" журналының әдәби бүлек мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрә Әлфия Ситдиковалар белән очрашу булды. Кичә укучыларның шигырь-җырлары белән үрелеп барды. Әдипләр укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, мәктәпкә үзләренең китапларын бүләк иттеләр. " Көмеш кыңгырау" газетасының актив хәбәрчесе Холбутаева Наиләгә диплом тапшырылды.Язучылар белән аралашу күңелдә җылы тәэсирләр калдырды.
11.02.2016
Шашка , шахмат ярышы
Бүген мәктәптә шахмат-шашка ярышы булды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: кызлар арасында шашка ярышында Сөләйманова Ләйсән-1, Холбутаева Диләрә-2, Яруллина Роза-3 урынны яулады. Малайлар арасында Насибуллин Азат-1, Суфиев Рәзил-2, Хәкимов Денис-3 урында. Шахмат ярышы нәтиҗәләре түбәндәгечә: кызлар арасында Холбутаева Наилә-1, Буринскас Юстина-2, Лысова Настя-3 урында, малайлар арасында Шамс Айрат-1, Миркәев Шамил-2, Якупов Илдар-3 урынны бүлештеләр. Котлыйбыз!
26.01.2016
30.12.2015
Яңа ел бәйрәме
26 нчы декабрь көнне мәктәбебездә укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән Яңа ел тамашасы булды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Һәр класс үзенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар әзерләделәр, бик матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды. Уку алдынгылары исеменә мәктәп директоры тарафыннан җылы сүзләр әйтелде, бүләкләр тапшырылды.
Подписаться на:
Сообщения (Atom)