23.05.2017
17.05.2017
10.05.2017
21.04.2017
"Имин көпчәк-2017" конкурсы
Габдулла Тукай исемендәге мәктәп базасында “Имин көпчәк” исемле республика конкурсының төбәк бәйгесе үтте. Әлеге бәйге район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, юл иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча профилактика бүлекчәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм мәгариф идарәсе ярдәме белән үткәрелде. Бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән 17 команда катнашты. Алар медицина, агитбригада, велосипедта йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча теория һәм практика буенча көч сынаштылар. Бу конкурс-бәйгедә мәктәбебезнең "Светофор" командасы (Мухамадиева Азалия, Яруллина Роза, Насыбуллин Азат, Хәкимов Денис) уңышлы чыгыш ясады. Ә мин "Автошәһәрчектә велосипед йөртү" этабында малайлар арасында 2 урын яуладым. Җитәкчебез Әхмәтов Р.Ә.
17.04.2017
29.03.2017
Фоат Садриев укулары-2017
Мөслим лицеенда IV республикакүләм "Фоат Садриев укулары" булды. "Мәгариф"журналы белән берлектә үткәрелгән бу чарада бик теләп катнаштык. 80 нән артык укучы һәм укытучының эшләрен күренекле язучы, шагыйрьләр һәм галимнәр бәяләде. Бу бәйгедә мин якташым, авылдашым шагыйрь, язучы, "Көмеш кыңгырау" газетасының баш мөхәррире Факил абый Сафин иҗатына багышланган эшем белән 2 дәрәҗә диплом, 6 нчы сыйныф укучысы Шамс Айрат 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Бу бәйгедә урын алу безне тагын да зуррак уңышларга ирешергә рухландырды.
Подписаться на:
Сообщения (Atom)