21.04.2017

"Имин көпчәк-2017" конкурсы


Габдулла Тукай исемендәге мәктәп базасында “Имин көпчәк” исемле республика конкурсының төбәк бәйгесе үтте. Әлеге бәйге район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, юл иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча профилактика бүлекчәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм мәгариф идарәсе ярдәме белән үткәрелде.   Бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән 17 команда катнашты. Алар медицина, агитбригада, велосипедта йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча теория һәм практика буенча көч сынаштылар. Бу конкурс-бәйгедә мәктәбебезнең "Светофор" командасы (Мухамадиева Азалия, Яруллина Роза, Насыбуллин Азат, Хәкимов Денис) уңышлы чыгыш ясады. Ә мин  "Автошәһәрчектә велосипед йөртү" этабында  малайлар арасында 2 урын яуладым. Җитәкчебез Әхмәтов Р.Ә. 

29.03.2017

Фоат Садриев укулары-2017

Мөслим  лицеенда IV республикакүләм "Фоат Садриев укулары" булды. "Мәгариф"журналы белән берлектә үткәрелгән бу чарада бик теләп  катнаштык. 80 нән артык укучы һәм укытучының эшләрен күренекле язучы, шагыйрьләр һәм галимнәр бәяләде. Бу бәйгедә мин якташым, авылдашым шагыйрь, язучы, "Көмеш кыңгырау" газетасының баш мөхәррире Факил абый Сафин иҗатына багышланган эшем белән  2 дәрәҗә диплом,  6 нчы сыйныф укучысы Шамс Айрат 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Бу бәйгедә урын алу безне тагын да зуррак уңышларга ирешергә рухландырды.

13.03.2017

Һәр сыерчыкка бер оя!


Канатлы дусларыбыз кайтуга ел саен сыерчык оялары ясыйбыз. Быел да мәктәптә елдагыча "Һәр сыерчыкка-оя!" конкурсы үткәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча, 5 класстан Хәкимов Денис, 6 класстан Әхмәтгалиев Рәфәгат, Шамс Айрат, 8 нче класстан Суфиев Рәзил, 9 класстан Вәлиев Илнар һәм Якупов Илдарларның ясаган оялары иң яхшылары дип табылды һәм район конкурсында катнашу хокукын алды. Бу конкурста җиңүчеләргә грамоталар, катнашучыларга рәхмәт хатлары бирелде.

21.01.2017

Экскурсия

М.Шәймиев атналыгы кысаларында "Туган як тарихын өйрәнү" түгәрәге әгъзалары түгәрәк җитәкчесе Хәкимова Г.Ш. һәм тарих укытучысы Әхмәтов Р.Ә. белән берлектә М.Шәймиевның  Әнәк авылындагы музей-йортына экскурсиягә бардык. Музей җитәкчесе Г.Гибадуллина М.Шәймиев, аның шәҗәрәсе, гаиләсе турында эзлекле, эчтәлекле итеп сөйләде. Укучылар  М.Шәймиев турында бик күп мәгълүмат алдылар. Беренче президентыбызның туган авылына экскурсия бик файдалы булды.

14.11.2016

"Яшь программист" республика конкурсы


"Байтик" лагеренда мәктәп укучылары һәм студентларның XX "Яшь программист" республика конкурсы үткәрелде. сайтым белән мин "Web- сайтлар һәм SaaS технологияләр" номинациясендә катнаштым. "Интернет челтәрендә татар сегментын үстергән өчен"
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләндем.

23.09.2016

Без- варислар сафында!

Илфар Фаррахов исемендәге варислар оешмасында тантаналы сбор үткәрелде.Ул укучыларны варислар сафларына кабул итүгә багышланды. Без- булачак варислар, сборга алдан әзерләндек. Татарстан варислары берлегенең тарихын, законнарын, биеклекләрен өйрәндек. ТВБ законнарын үтәргә вәгъдә бирдек. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фаррахова Р.Г., класс җитәкчебез Шакирянова З.Ә.,педагог-оештыручы Хәкимова Г.Ш. варис булуыбыз белән котлап, уңышлар теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.