Канатлы дусларыбыз кайтуга ел саен сыерчык оялары ясыйбыз. Быел да мәктәптә елдагыча "Һәр сыерчыкка-оя!" конкурсы үткәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча, 5 класстан Хәкимов Денис, 6 класстан Әхмәтгалиев Рәфәгат, Шамс Айрат, 8 нче класстан Суфиев Рәзил, 9 класстан Вәлиев Илнар һәм Якупов Илдарларның ясаган оялары иң яхшылары дип табылды һәм район конкурсында катнашу хокукын алды. Бу конкурста җиңүчеләргә грамоталар, катнашучыларга рәхмәт хатлары бирелде.
13.03.2017
Һәр сыерчыкка бер оя!

21.01.2017
Экскурсия
М.Шәймиев атналыгы кысаларында "Туган як тарихын өйрәнү" түгәрәге әгъзалары түгәрәк җитәкчесе Хәкимова Г.Ш. һәм тарих укытучысы Әхмәтов Р.Ә. белән берлектә М.Шәймиевның Әнәк авылындагы музей-йортына экскурсиягә бардык. Музей җитәкчесе Г.Гибадуллина М.Шәймиев, аның шәҗәрәсе, гаиләсе турында эзлекле, эчтәлекле итеп сөйләде. Укучылар М.Шәймиев турында бик күп мәгълүмат алдылар. Беренче президентыбызның туган авылына экскурсия бик файдалы булды.
14.11.2016
"Яшь программист" республика конкурсы
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләндем.
23.09.2016
Без- варислар сафында!
Илфар Фаррахов исемендәге варислар оешмасында тантаналы сбор үткәрелде.Ул укучыларны варислар сафларына кабул итүгә багышланды. Без- булачак варислар, сборга алдан әзерләндек. Татарстан варислары берлегенең тарихын, законнарын, биеклекләрен өйрәндек. ТВБ законнарын үтәргә вәгъдә бирдек. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фаррахова Р.Г., класс җитәкчебез Шакирянова З.Ә.,педагог-оештыручы Хәкимова Г.Ш. варис булуыбыз белән котлап, уңышлар теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
03.09.2016
18.06.2016
Туган як музеена экскурсия
Лагерьдагы иң истәлекле көннәрнең берсе районыбыздагы туган як музеена экскурсиягә бару булды. Музей директоры Синара апа Яббарова безне ачык йөз белән каршы алды. Музей бүлмәләре һәм андагы экспонатлар белән танышу безнең күңелләрдә җирлегебез тарихы белән кызыксыну уятты. Музеебызның шундый бай, матур булуы сокландырды. Экскурсия оештырганнары өчен вожатый апаларыбызга, директорыбыз Илдар абый Мубараковка зур рәхмәт.
02.06.2016
Подписаться на:
Сообщения (Atom)