03.09.2016
18.06.2016
Туган як музеена экскурсия
Лагерьдагы иң истәлекле көннәрнең берсе районыбыздагы туган як музеена экскурсиягә бару булды. Музей директоры Синара апа Яббарова безне ачык йөз белән каршы алды. Музей бүлмәләре һәм андагы экспонатлар белән танышу безнең күңелләрдә җирлегебез тарихы белән кызыксыну уятты. Музеебызның шундый бай, матур булуы сокландырды. Экскурсия оештырганнары өчен вожатый апаларыбызга, директорыбыз Илдар абый Мубараковка зур рәхмәт.
02.06.2016
07.05.2016
Җиңүгә - 71!
Быел илебез халкы Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтте. Шул уңайдан авылыбызда митинг үткәрелде. Мәктәп укучылары бәйрәмгә багышлап монтаж куйды.Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булганнар истәлегенә обелискка венок куйдылар.Бәйрәмгә килгән ветераннар безгә тырышып укырга, тынычлыкның кадерен белергә кушты.
10.04.2016
21.03.2016
"Мин Тукайны яратам" иҗат бәйге-фестивале
"Мизгел" яшьләр үзәгендә "Кадрлар резервы" республика проекты кысаларында Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Мин Тукайны яратам" иҗат бәйге-фестивале үткәрелде. Фестивальдә интернет челтәренә #МинТукайныЯратам# хештегы аша куелган чыгышлардан шигырь, җыр, рәсем номинацияләре буенча сайлап алынган укучылар катнашты. Бу чарада безнең мәктәп укучылары да бик актив булдылар. Егетләр триосы( Әхмәтгалиев Р., Шакирянов Р., Шамс А.), Бәдретдинова А., Холбутаева Н., Шамс А., Хәкимов Д. уңышлы чыгыш ясадылар. Бәдретдинова Алисә җыр номинациясендә 2 нче урын яулады. Афәрин!
10.03.2016
Язучылар белән очрашу
10 март көнне мәктәбебездә Чаллы язучылары якташыбыз Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты, "Көмеш кыңгырау" газетасының баш мөхәррире Факил Сафин, М.Кашгарый бүләге иясе, "Казан утлары" журналының әдәби бүлек мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрә Әлфия Ситдиковалар белән очрашу булды. Кичә укучыларның шигырь-җырлары белән үрелеп барды. Әдипләр укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, мәктәпкә үзләренең китапларын бүләк иттеләр. " Көмеш кыңгырау" газетасының актив хәбәрчесе Холбутаева Наиләгә диплом тапшырылды.Язучылар белән аралашу күңелдә җылы тәэсирләр калдырды.
Подписаться на:
Сообщения (Atom)