Туган авылым

       
Туган ягым-җырларда җырлана торган гүзәл Мөслим төбәге.Мөслим дип әйтү белән күз алдына зур, кара урманнары, елга - күлләре, иксез - чиксез болыннары, матур могҗизалы табигате, яхшы кешеләре, матур, төзек авыллары килеп баса. Минем авылым-Әмәкәй.
Һәр төбәкнең , һәр авылның тарихи үткәне бар.Ул ерак гасырларга барып тоташа.Авылыбыз Әмәкәй кайчан барлыкка килгән?
        Авылыбыз аксакалы М.Сафин сөйләве буенча, Әмәкәй авылына моннан 400-450 еллар элек нигез салынган булырга тиеш.Ике бертуган Әмәк белән Сәмәк шушы якка килеп чыгалар да гүзәл Калмыя елгасы буендагы табигатькә гашыйк булалар. Агач-куакларны төпләп,шул тирәдән сөрүлек җирләр әзерләп, тормыш башлап җибәрәләр.Әмәк-хәзерге Әмәкәй, Сәмәк Симәк авыллары урынына нигез коралар.Әмәкәйнең борынгы чор тарихы 17 нче гасырны тулысынча үз эченә ала.
         Әмәкәй турында беренче тапкыр Өченче ревизиягә караган документларда искә алына (1762 ел).1773-1775 еллардагы Е.Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышында Әмәкәй авылының ясаклы татарлары да катнаша.Авылда төзелгән беренче мәчетнең указлы мулласы 26 яшьлек Габделмәлик Ильясов була.
         1870 елда Әмәкәй волость үзәгенә әйләнә.2 мәчет,3 мәдрәсә эшли.Авыл ул чакта ук зур сәүдә үзәге була.17 лавка, һәр дүшәмбе саен базар эшләп торган,ә көз көне 16-23 ноябрьләрдә олы ярминкә үткәрелгән.Гасыр азакларына авылда яшәүчеләр саны мең ярымга якынлаша.Ә 20 нче гасыр башына инде Әмәкәй төбәктә иң эре авылларның берсе була.3 мәчет, икмәк запасы саклана торган үзәк магазин, шәраб һәм берничә бакалея лавкасы була.1915 елда төзелгән бер документта Әмәкәй базары сәүдәгәрләре  турында мәгълүматлар бар.
         1 нче мәхәллә каршында мәктәп-мәдрәсә тибында ир-атлар уку йорты эшли.15 мөгаллиме, 3 бинасы булган әлеге уку йортына 1912-1913 елларда 170 шәкерт сабакка йөргән.Анда укыту иске тәртиптә алып барыла.Мөдире-Мирзасалих Әхмәров.Моннан тыш ир-атлар өчен тагын бер уку йорты эшли.Хөкүмәт тарафыннан бер класслы урыс-татар  башлангыч мәктәбе ачыла.Анда 1911-1912 уку елында 24 ир бала белем ала.Дөньяви фәннәрне Ш.Сәфәргалин укыта.
         Совет бездә 1920 ел башларында гына  төзелә.Аның беренче рәисе итеп Кадыйров билгеләнә.Мәчетләрне  30-35 елларда сүтеп, башка максатларда күчереп төзегәннәр.
         1929 нчы ел азакларында күмәк хуҗалыклар төзү башлана.Күмәк хуҗалыкка “Якты юл” исеме бирелә.Беренче җитәкчесе - Ильяс Исхаков.Күмәк хуҗалык төзелгәч, авылда кибетләр ачыла, сәүдә эше җайга салына.Әмәкәй авылы зур базары белән тирә-якта дан тоткан.
         1934 нче елда Шакирҗан Сабирҗанов җитәкчелегендә кирпеч сугу бригадасы оеша.
         1928-29 елларда авылда җидееллык мәктәп ачу планга кертелә.Аны салдыру белән беренче укытучы Баймурзин шөгыльләнә.Авылда больница эшли.Барбин, Хромов, Гыйздәтуллин, Миңголов дигән кешеләр авыл кешеләренә медицина ярдәме күрсәтәләр.
         Бөек Ватан сугышында авылыбыздан 380 кеше катнаша.Шуларның 230 ына кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый.
         40 елдан артык колхоз белән Фатих Салихов җитәкчелек итә.Бу елларда авылда мәдәният йорты, кибетләр, медпункт, 1978 нче елда 2 катлы мәктәп төзелә.Тавык, дуңгыз фермалары була, соңрак терлекләр өчен зур комплекс төзелә.
         1995нче елда авылыбызда мәчет салынды.Яңа кибетләр ачылды.
Бүгенге көндә авылыбызда 300дән артык кеше яши .Авыл яңара, яңа йортлар калкып чыга. ("Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә" сайтыннан)

Комментариев нет:

Отправить комментарий